news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте һәм Президент Аппараты хезмәткәрләре 2018 елгы керем буенча хисап тотты

Түрәләрнең декларацияләре Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Президентының рәсми сайтларында урнаштырылган.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты хезмәткәрләре 2018 елда алган керемнәре турында хисап тотты. Декларацияләр Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Президентының рәсми сайтларында урнаштырылган.

Татарстан Президенты Аппараты хезмәткәрләре арасында декларацияләнгән иң зур керем Аппарат җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратовта - 2018 елда түрә 204,5 млн сум акча эшләгән. Моратовның 64,1 квадрат метр мәйданлы фатиры, торак булмаган бинасы, машина урыны, гидроциклы һәм су техникасын ташу өчен тагылма техникасы бар.

Икенче урында - Татарстан Президентының Дәүләт протоколы идарәсе башлыгы Булат Габдрәшитов. Ул 8,7 млн сумлык керем алган. Табышның бер өлеше фатир сатудан кергән. Өченче урында Татарстан Президенты Эшләре белән идарә итүченең урынбасары Гадел Галәвов - узган елда ул 7,6 млн сум акча эшләгән.

Узган елда Республика Хөкүмәте хезмәткәрләре арасында Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев барыннан да күбрәк акча эшләгән. Ул 15,9 млн сум керем декларацияләгән. Керемнең бер өлеше күчемсез милек сатудан килгән. Милли шура рәисе милкендә 156,3 квадрат метр мәйданлы фатир, торак булмаган бина һәм парковка урыны бар.

Былтыргы керем дәрәҗәсе буенча икенче урында - Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков. Күчемсез милек сатуны исәпкә алып, ул 14,1 млн сум акча эшләгән. Биоресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков өченче урында тора, ул 12,8 млн сумлык керем декларацияләгән.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2018 ел өчен керемнәр турында хисап тотуын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100