ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты 2018 елгы керемнәре турында хисап тотты

3 май 2019, 14:03 , Фото: архив

Татарстан Президенты 2018 елгы керемнәре турында хисап тотты Рөстәм Миңнехановның кереме якынча 800 меңгә арткан.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы керемнәре буенча хисап тотты. Декларация республика җитәкчесенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Узган елда Татарстан Президенты барлыгы 8 млн 549,6 мең акча эшләгән. 2017 елда керемнәре 7 млн 766,7 мең булган.

Рөстәм Миңнехановның хатынының 154 млн 906 мең кереме теркәлгән. 2017 елда кереме 137 млн 443 мең сум булган.

Миңнехановлар гаиләсе милкендә торак йорт, кунак йорты, фатир, өч җир кишәрлеге һәм машина урыны бар. 2018 елда Татарстан Президентының хатыны 363 квадрат метрлы җир сатып алган.

  • Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутатлары үз керемнәре буенча хисап тотты.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10