news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты: Монда эшләү – тормыш мәктәбе

Татарстан Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты: Монда эшләү – тормыш мәктәбе
Фото: Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония матбугат хезмәте/Ольга Акимичева

Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфанов коллектив турында фикерен белдерде.

«20 ел эшләү дәверендә без сәнгать мәктәбен генә түгел, тормыш мәктәбен дә үттек. Бик күп илләрдә булдык. Айдар абый алдан күрүчән, эзләнүчән кеше буларак, эшчәнлекне генә түгел, мәдәни мирасны да кайгырта. «Еллар, юллар, җырлар» китабы - моның ачык дәлиле. Соңгы бер ел дәвамында Айдар абый шушы китап белән бик нык шөгыльләнде», - диде ул журналистларга.

Өченче курста укыган вакытта Айдар Фәйзрахманов әлеге ансамбльгә чакырган булган. «Барлык артистлар белән бер үк дәрәҗәдә эшли алырмынмы, җырлап, уйнап булыр микән?» - дигән шигем туды. «Рөстәм, музыка факультетында алачак белемеңә караганда монда күбрәк белем алачаксың. Бу синең тормыш мәктәбең дә булачак», - диде Айдар абый. Өметләнеп килдем. Шөкер, ярый әле шулай эшләгәнмен, дим», - диде Рөстәм Гыйльфанов.

«Бөтен архив монда керәчәк, саллы китап булачак, дип әйтә килде Айдар абый. Бу кадәр үк масштаблы дип күз алдына китермәгән идем. Китапта коллективның иң беренче хезмәткәрләреннән алып бүгенге көнгә кадәр булган архив кергән. Шуңа без моны бик шатланып кабул иттек. Җырлар, клиплардан кала басма рәвештә дә архив булу безне сөендерә. Барлык җитәкчелеккә бик зур рәхмәт», - диде ансамбльнең артисты.

  • Быел ансамбль 25 еллыгын билгеләп үтте. 2002 елдан, легендар җырчы Илһам Шакиров тәкъдиме белән әлеге коллективны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкли. Ансамбль чирек гасыр эчендә кабатланмас репертуарын, үз иҗади йөзен һәм юлын булдырды. Әлеге басмада аның үткән юлы, уңышлары тасвирлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot