news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кадим Нуруллин: Фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә эшләү – бик зур мәктәп

Кадим Нуруллин: Фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә эшләү – бик зур мәктәп
Фото: Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония матбугат хезмәте/Ольга Акимичева

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең «Еллар, юллар, җырлар» басмасын тәкъдим иттеләр. Филармония директоры әлеге коллектив турында фикерен белдерде.

«Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә эшләү - бик зур мәктәп. Айдар Фәйзрахмановның да җилкәсе артында 28 ел опера театрына хезмәте ята. Бу хезмәт эссез югалмый. Ничек эшләргә икәнен белә, тәҗрибәсе белән уртаклаша. Китапта җырлар, еллар, биография, төрле мәкаләләрдән өзекләр тәкъдим ителә. Менә дигән әсбап, китап», - диде Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин.

Аның әйтүенчә, китап чыгарыр өчен материал һәм тарихның булуы мөһим. «Быел Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең 25 еллыгы. Россиядәге коллективлар арасында иң булдыклы коллективларның берсе. Чөнки ул масштабы ягыннан зур да түгел, әмма аның башкарган эше бихисап. Алар тәүлек эчендә дөньяның төрле төбәкләрендә булалар», - диде ул.

«Белсәгез икән, әлеге коллективны чит илдә халык сырып ала! Моны күрергә кирәк. Еш кына күзләремә яшь килә, чөнки бу мизгелдә үз милләтем өчен горурлык хисләре кичерәм. Ирексездән, шушы коллективка, татар халкына рәхмәт укып торасың. Алар чын мәгънәсендә энҗе бөртекләребез. Коллективта эшләп киткән кеше артист буларак үз урынын таба, күбесе җырлап йөри, фольклор ансамбльдә эшләп киткәннәрен бәлки белмисездер дә», - диде директор.

Кадим Нуруллин Марсель Сәлимҗановның сүзләрен искә төшерде. «Сәнгать оешмасы хәрби оешма белән бертигез, чөнки анда боерык дигән әйбер бар», - дигән иде ул. Боерык чыга, артист нинди генә халәттә булмасын, авырыймы, башка сәбәпме, сәхнәдә чыгыш ясый. Артистларыбыз бии дә, җырлый да, уен коралларында да уйный. Алар татар халкын дөньяга таныта. Айдар Фәйзрахмановның эш сөючәнлеге монда да бик нык чагыла, чөнки алар көн-төн репетициядә», - диде ул.

«Бездә һәр милләтнең фольклор юнәлеше бар. Әмма башка халыкларда зал тутырып, билет сатып, аншлагларга эшли торган коллективлар бармак белән генә санарлык. 25 ел эчендә халык билет алып килә торган продукт ясап өлгертү, минемчә, Айдар Фәйзрахмановның гына кулыннан килә торгандыр. Нәтиҗәсе - бөтен халыкныкы, барыбызныкы да», - диде Кадим Нуруллин.

Ул коллективны һәм ансамбль җитәкчесен чираттагы җиңүләре белән котлады. «Уңышлы, матур итеп эшләргә, яшәргә насыйп булсын. Әлеге коллектив балалар алдында киң колач белән эшли. 2017 елдан Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән уртак проектларыбыз бар. Ел саен әлеге коллектив ун район мәктәпләрендә чыгыш ясый. Концертларда шигырьләр дә яңгырый», - дип билгеләп үтте ул.

«Айдар Фәйзрахманов башка милләт кешесен дә безне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә. Мәктәп балаларын җәлеп итә белә, аларга төрле уен коралларында уйнап карарга мөмкинлек тудыра. Иманым камил: Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле татарны татар итеп тора торган коллектив һәм алга таба да шулай булып калачак», - дигән теләген әйтте.

«Еллар, юллар, җырлар» басмасын чыгаруда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов матди ярдәм күрсәткән. «Ул безнең ансамбльгә хәерхаклы. Әгәр дә түрәләрнең җылы карашы булмаса, хезмәтеңне күрмәсәләр алга таба барып булмый. Аллаһ теләсә, ансамбль өчен җиһаз алачакбыз, ел саен киемнәр тектерәләр. Татар милләтенә бергә хезмәттәшлек итәргә язсын», - диде филармония директоры.

  • Быел ансамбль 25 еллыгын билгеләп үтте. 2002 елдан, легендар җырчы Илһам Шакиров тәкъдиме белән әлеге коллективны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкли. Ансамбль чирек гасыр эчендә кабатланмас репертуарын, үз иҗади йөзен һәм юлын булдырды. Әлеге басмада аның үткән юлы, уңышлары тасвирлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot