news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле “Идел-йорт” фильмында төшәчәк

Фильмның кереш өлешендә язучы Нурихан Фәттах әсәреннән өзекләр кулланылачак.

Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле “Идел-йорт” фильмында төшәчәк
Рамиль Гали/архив

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле быел “Идел-йорт” дип исемләнгән кыска метражлы фильмда төшәчәк. Бу хакта “Татар-информ”да үткән матбугат очрашуында ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов хәбәр итте.

“Бу проектны клипта төшү буларак башлаган идем, әмма ул зурга үсеп чыкты. Филармония директоры Кадыйм Нуруллин клипны кыска булуын әйтте. “Әйдәгез, фильм төшерик”, - диде ул. Ул кыска метражлы “Идел-йорт” дип аталачак. Бу эшләргә сентябрьдә старт биреләчәк”, - диде ул.

Айдар Фәйзрахманов сүзләренчә, фильмның музыкасы инде әзер. “Кереш өлешләрендә татар язучысы Нурихан Фәттахның прозасыннан өзекләр кулланылачак.

Фильмны Башкортстаннан танылган оператор Рияз Исхаков төшерәчәк. “Без аның белән “Заман” дигән клипны төшердек, шулай ук без аны “Җидегән” эпик фильмыннан беләбез”, - диде Айдар Фәйзрахманов.

“Моннан тыш, өстәп әйтәсем килә, күбегез белә, минем һәм филармония тарафыннан ансамбльнең ике җыентыгы дөнья күргән иде. Без бу көннәрдә өченче томны әзерләп ятабыз, ул күпкә күләмлерәк булачак”, - диде фольклор ансамбле җитәкчесе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100