ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Калугада халыкара күргәзмәдә катнашачак

9 сентябрь 2019, 16:55 , Фото: Султан Исхаков

Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Калугада халыкара күргәзмәдә катнашачак "Икмәк, син - җиһан" фестивалендә дөньяның алтмыш иленнән вәкил килер дип көтелә.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Калуга өлкәсендә үтәчәк “Икмәк, син -җиһан!” дип аталган халыкара күргәзмәдә катнаша. Бу хакта филармониянең һәм ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

“Калуга өлкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе кысаларында “Икмәк һәм җыр” дип аталган фестиваль үтәчәк. 140 гектар мәйдан җирендә үзләренең экспозицияләрен дөньядагы 60 ил булдырачак, болар арасыннан Россиянең 36 регионы да бар”, - диде ул.

Айдар Фәйзрахманов сүзләренчә, Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов нәкъ ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле коллективында тукталган. “Без алар белән ун-унбиш ел хезмәттәшлек итәбез. Германия, Голландия, Франция һ.б. илләрдә булган бар”, - ди ул.

“Бүгенге көндә фольклор ансамбленә 20 ел була. Шул дәвер эчендә без шактый үрләрне яулап алырга өлгердек, кырыктан артык чит илдә булдык”, - диде җитәкче.

Фәйзрахманов фикеренчә, чит ил тамашачысы белән аралашу Worldskills дөнья чемпионаты вакытында да нәтиҗәләрен күрсәтеп торган. “Аларның безгә булган мөнәсәбәтләре куандырды. Алар, мөкиббән китеп, җырларыбызны, киемнәребезне, уен коралларыбызны яратып бәяләде”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10