news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан фильмы Төркия кинофестивалендә җиңүче булды

Картина “Иң яхшы актерлык эше” номинациясендә билгеләп үтелде.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Татарстан режиссеры Нәсур Юрушбаевның “Нигез йорт” (“Отчий дом”) фильмы Төркиядә узган “Без бергә – 2018” халыкара фестивале җиңүчесе булды. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Картина “Иң яхшы актерлык эше” номинациясендә җиңде. Кинолента 2017 елда фильмнар эшләүгә булган субсидия хисабына төшерелде.

“Без бергә – 2018” халыкара кинофестиваленнән фильмның фестиваль маршруты башланды.

  • Кинофестивальне Рус мәдәнияте ассоциациясе һәм Алания оешмасы һәм Lion Productions кинокомпаниясе оештырган.

Алдан “Татар-информ” Казанда “Остазбикә” фильмына кастинг узуын хәбәр иткән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot