ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстаннан читтә белем алучы студентлар Казанга форумга җыела
Чулман елгасында су агымы алып киткән ике балыкчыны коткарганнар
Төньяк Кавказдан дин әһеле Болгар ислам академиясенә студентлар җибәрәчәген әйтте
Казан паркларында бокс көне һәм бию фестивале узачак
Минтимер Шәймиев Болгарда эшләрнең икенче этабын башлау кирәклеген әйтте

Мәдәният

Буа районында «Остазбикә» фильмы төшереләчәк

22 июнь 2018, 08:44 , Фото: Рамил Гали

Буа районында «Остазбикә» фильмы төшереләчәк Хәзерге вакытта «Татаркино» оешмасы артистларга кастинг үткәрә.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Буа районында Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» повесте нигезендә кыска метражлы фильм төшереләчәк. Хәзерге вакытта «Татаркино» оешмасы артистларга кастинг үткәрә. Кичә кастингның беренче көнен «Татар-информ» хәбәрчеләре дә тамаша кылды.

Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова белән режиссеры Ренат Кәримов фильмның өч герое өчен артистлар сайладылар. Фильмның төп геройлары – Сәет мулла һәм аның хатыны Айсылу. Вакыйга бүгенге көнгә күчерелгән.

Миләүшә Айтуганова «Остазбикә» әсәрен экраннарга чыгару турында күптән хыяллануын әйтте. Ниһаять, фильмны төшерү мөмкинлеге туган, сценарий язылган, Буа районы хакимияте кино төшерү төркемен кабул итәргә әзерлеген белдергән. «Татаркино» оешмасы фильмны үз мөмкинлекләреннән чыгып, үз хисабына төшерә.

Гаяз Исхакый әсәрендә сюжет буенча Сәгыйдә абыстай, Вахит мулла белән унике ел бергә яшәп тә балалары булмагач, үзе димләп, муллага яшь хатын алдыра. Язучы остазбикәнең каршылыклы хисләренә һәм аның үз эмоцияләрен җиңә алуына зур урын биргән. Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, фильмны ике хатынлылык темасын күтәрә дип карарга ярамый. Монда сюжет та, финал да башкачарак.

Фильм Буа районының Килдураз авылында төшерелә.

«Остазбикә» фильмына кастинг ничегрәк үтә һәм бу фильмның киләчәген күзаллаулар - «Интертат» электрон газетында.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10