Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Фәннәр академиясенә яңа академиклар сайланды
Академиянең шәрәфле әгъзалары итеп Разил Вәлиев, Илдар Габитов, Зинфер Исмәгыйлов, Талия Хәбриева, Ягъсуф Шәфыйков сайланган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ") Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә яңа хокукый әгъзаларны (академикларны) һәм әгъза-мөхбирләрне, мактаулы һәм чит ил әгъзаларын сайладылар, дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәте.
Яшерен тавыш бирү юлы белән академиянең хокукый әгъзасы итеп унбер галим сайланган, алар арасында – КФУ ректоры Илшат Гафуров, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин бар. Фәннәр академиясенә әгъза-мөхбир булып унике галим сайланган, алар арасында Рифкать Миңнеханов, Харис Мусин, Айрат Ситдыйковны телгә алырга мөмкин. Академиянең шәрәфле әгъзалары итеп – Разил Вәлиев, Илдар Габитов, Зинфер Исмәгыйлов, Талия Хәбриева, Ягъсуф Шәфыйков сайланган. Чит илдән ике галим Татарстан академиясенә әгъза итеп кабул ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз