news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фәннәр академиясе 20нче гасыр мөселман галимнәре турында китап тәкъдим итә

Китап авторы Йолдыз Хәлиуллин МГИМОны һәм СССР Эчке эшләр министрлыгы Дипломатик Академиясен тәмамлаган.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). 31 октябрьдә, 14.00 сәгатьтә, Татарстан фәннәр академиясенең кече залында Йолдыз Хәлиуллинның “20нче гасырның күренекле мөселман галимнәре” китабы тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстан фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китап авторы Йолдыз Хәлиуллин МГИМОны һәм СССР Эчке эшләр министрлыгы Дипломатик Академиясен тәмамлаган. Ул 40 ел СССР һәм Россия Эчке эшләр министрлыкларында хезмәт куйган. 20 ел дәвамында Индонезиядә, Пакистанда, Румыниядә, Непалда һәм Шри-Ланкада, Кыргызстанда һәм Казахстанда Россия илчелегендә дипломатик вазифалар биләгән.

Китап авторы тышкы сәясәт һәм дипломатия мәсьәләләре буенча шактый китаплар, татар шигъриятеннән алып төш физикасы актуаль проблемаларына кадәр яктырткан 50дән артык мәкаләләр авторы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100