news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Эчкен авылы балаларына мәктәп формалары тегеп бирәчәк

Татарстан Эчкен авылы балаларына мәктәп формалары тегеп бирәчәк
Энҗе Габдуллина

8 майда Курган өлкәсе Эчкен-Йолдыз авылында янгып чыгып, 223 йорт янып беткән иде. Эчкен авылы укучыларына Татарстан хисабына мәктәп формалары тектерәчәкләр. Бу хакта Эчкен авылына булган эшлекле сәфәрендә ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев хәбәр итте.

Эчкен авылыннан утыз бала 1 июньнән 8 июльгә хәтле Актанышның «Бүләк» лагерында «Тел» сменасында ял итә. Икенче сменага да Эчкеннән балалар киләчәк.

«Балаларны Казанда каршы алып, шәһәр күрсәттек, конгресста кабул иттек һәм Актанышка илттек. Без һәрбер балага мәктәп формасы тегеп бирәчәкбез. Алар Татарстаннан әзер мәктәп формасы белән кайтачак. Без, йөгереп, йортлар салып йөргәндә, балаларга 1 сентябрьгә кияргә кием дә юк. Балалар аерылып калырга тиеш түгел, шуңа алар Татарстаннан мәктәп формасы, аяк киемнәре белән кайтачак», – диде Васил Шәйхразыев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100