Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан эчке туризм рейтингында алдынгы урында
Быел республикада кунакханәләрнең уртача тулылыгы 59 процент тәшкил иткән. Бу хакта Татарстандагы туризм сезонына багышланган матбугат конференциясендә ТР һәм Казан кунакханәләре ассоциациясе вице-президенты Лилия Усманова хәбәр итте.
«Татарстан эчке туризм рейтингында алдынгы позицияләрдә баруын дәвам итә. Туристлар кабул итү буенча гына түгел, номер фонды күләме буенча да. Казанда рәсми рәвештә 14,8 мең номер, республикада 27 мең номер теркәлгән. Татарстанга килүчеләрнең төп өлешен, 89 процентын, Россия туристлары тәшкил итә. Туристлар күбрәк Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе төбәкләреннән килә. Шулай ук Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән һәм аерым чит илләрдән килүче туристлар өлеше арта. Әмма ял итүчеләрнең күпчелек өлеше – эчке базар яки, гади итеп әйткәндә, үзебезнекеләр», – дип белдерде вице-президент.
Моннан тыш, Усманова мөһим трендка игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, күрше төбәкләрдә һәм Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе республикада ял итүне сайлый.
«Бу балалы гаиләләр, дуслар белән җыелышып ял итүче компанияләр, эшлекле сәфәр белән килүче кунаклар, яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре», – дип өстәде ул.
- Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, быел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча автотуризм инфраструктурасын үстерүгә аерым игътибар бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз