Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга сәяхәт кылучы туристлар саны арткан
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстандагы туристлык сезонына багышланган матбугат конференциясе булды. Аның барышында статистика санннары белән ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов таныштырды.
«Агымдагы елның 10 аенда Татарстанга 4 миллион турист килгән. Бу былтырның шул ук чоры белән чагыштырганда 18,3 процентка күбрәк. Йомгаклау хисаплары буенча бу сан үсәр яки шулай ук калыр, дип өметләнәбез. Бу бик яхшы саннар. Без туризм тармагындагы инфраструктураның тулы һәм куәтле булуын күрәбез. Шуңа күрәдер дә Россия Федерациясенең бөтен территориясеннән диярлек туристлар килә», – дип белдерде җитәкче.
Аның сүзләренә караганда, җәйге сезонда республикага 1,6 миллион турист килгән. Бер ел эчендә күрсәткеч 4,6 процентка артуын да билгеләде ул.
- Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты проектлары быел «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында дәүләт ярдәме алачак. Финанслау туристлык инфраструктурасын көчәйтүгә һәм модернизацияләүгә юнәлдереләчәк. Шул исәптән балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, спа-зоналар оештыру, санитария модульләре урнаштыру һәм бау паркы булдыру өчен дә, дип әйттеләр комитетның матбугат хезмәтендә. Барлыгы төбәкнең 19 муниципаль берәмлегеннән туризм өлкәсендәге 38 проект ярдәм алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз