news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәктәпләрдә яңа наркотик пәйда булу хәбәрен кире какты

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда мәктәпләрдә конфет кабына төрелгән наркотик пәйда булуы турында хәбәрләр таратыла.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәктәпләрдә “җир җиләге” дип аталган яңа наркотик пәйда булу хәбәрен кире какты, дип хәбәр итә “Татар-информ”га ведомство матбугат хезмәте.

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда мәктәпләрдә “җир җиләге” дип аталган конфет төрендә наркотик пәйда булуын кисәтү турында хәбәрләр таратыла.

Балалар, янәсе, әлеге конфетны ашап, наркотик агулану белән хастаханәгә эләккәннәр.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Татарстанда андый хәл юклыгын раслап, әлеге фактны кире кага.

Социаль челтәрләрдәге мәгълүмат исә вирус характерындагы әледән-әле булып торучы “рассылкалар”га тиң.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot