Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан депутаты Людмила Рыбакова: Кызым да, улым да рәхәтләнеп татарча сөйләшә
Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова кызының һәм улының татар телендә камил сөйләшүен әйтте.
«Кызганыч, мин татар телендә сөйләшмим, чөнки мин укыган вакытта татар теле дәресләрен укыткан педагоглар юк иде. Кызым татар телендә камил сөйләшә, ул күнекмәләрне үзләштерде – КФУ студентлары арасында татар теле олимпиадасы җиңүчесе булды. Улым да татар телендә сөйләшә. Алар татар телен гомуми белем бирү учреждениеләрендә укыткан татар теле укытучылары ярдәмендә өйрәнде, укытучыларга бик тә рәхмәтлемен!» – диде ул «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Саф музыка» проектына багышланган концертта.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты өч ел дәвамында туган телләрне саклауга юнәлдерелгән чаралар алып барылуын искәртте. «2021 ел - Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, 2022 ел - Россия халыкларының мәдәни мирасы елы, 2023 ел - Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителгән иде. Туган телебезне саклауга үз вакытында игътибар бирелде, бу бик мөһим. Шушы өч ел эчендә генә дә бик күп проектлар булдырылды, шуларның берсе – «Саф» балалар радиосы», - диде ул.
«Саф» радиосы гореф-гадәтләрне саклауга, аларны яшь буынга тапшыруга юнәлдерелгән. Остазларның хәзерге вакытта классик татар музыкасы нигезләрен өйрәнүчеләр белән бәйләнеше күренә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәм», - диде Людмила Рыбакова.
Депутат интернет-радионың FM дулкыннарында яңгыравын теләвен әйтте. «Чарага барган вакытта, шофердан «Саф» радиосын кабызуын сорадым. Ә ул FM ешлыкта андый радио булмавын әйтте. Радионы FM ешлыкта да булдырырга кирәк дип саныйм. Балалар әти-әниләре белән машинада утырып барганда, «Саф» радиосы белән мавыгып, туган телне тыңлый алсыннар өчен кирәк бу. Туган тел - үткән, хәзерге һәм киләчәк заман арасындагы күпер. Шуңа күрә туган телегезне саклагыз, хөрмәт итегез», - диде ул.
«Саф» радиосы концертында булачак татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады. Укытучыларга, ата-аналарга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт. Балалар - безнең киләчәгебез. «Саф» радиосын оештыручыларга рәхмәтлемен», - диде депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз