Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Фәйзрахманов «Саф» радиосы концертында: Радио тыңлаучылары – милләтнең киләчәге
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Саф музыка» проектына багышланган концерт булды. Концертны «Саф» балалар интернет-радиосы оештырды. Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов әлеге радионы тыңлаган һәр баланы милләтнең киләчәге дип атады.
«Сез гаять зур эш башкарасыз. Бу радионы тыңлаган һәр бала, һәр гаилә халкыбыз өчен өмет уята. Һәр тыңлаучыны милләтебезнең киләчәге дип әйтеп була. Кызыклы тапшырулар, тыңлаучылар саны елдан-ел арта барса иде дигән теләктә калам. Радионың FM ешлыкта да эшләвен телим», - диде ул һәм министрлык исеменнән радио оештыручыларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Yummy music band төркеме директоры, гитарачы Илнар Фатыйхов әйтүенчә, концертта яңгыраган композицияләр студиядә альбом буларак яздырылачак. «Шулай итеп, ул фондка туплана, аны һәр кеше тыңлый алачак», - дип ачыклык кертте ул.
«Без барыбыз да профессиональ музыкантлар, педагоглар. Шуңа күрә балалар белән эшләү проблема түгел. Безнең төркем белән эшләү балалар өчен - зур тәҗрибә. Үзебез дә музыка мәктәбе, училище, консерваториядә укыдык, үзегез беләсез, анда билгеле бер чикләр бар. Ә әлеге концертта балалар иҗат дөньясында кайнады. Музыка мәктәбендә дә андый мохит юк, чөнки анда барысы да нота буенча уйный. Ә без ирекле – ноталарсыз үзебез теләгәнчә, ишетеп уйныйбыз – аермасы шунда», - диде ул.
«Саф» балалар интернет-радиосы координаторы һәм мөхәррире Алсу Галимова фикеренчә, концертны балалар да, тамашачылар да ошаткан. «Саф музыка» проекты концерты безне канатландырды. 1,5 ел элек тарихта матур вакыйга булды – «Саф» татарча беренче балалар интернет радиосы аваз салды. «Саф» радиосы – яратып иҗат ителә һәм яратып тыңлана торган радио. «Саф» радио – тормышка ашкан хыял. Ике ел элек кенә әле ул безнең күңелебездә иде», - диде ул.
«Саф» - бик сыйфатлы, урынлы радио, ул заманча эшләнелгән. Балаларга, әти-әниләргә, укытучы, тәрбиячеләргә кирәк. «Саф» радиосын бергәләп тыңлыйк, бергәләп үстерик, бу безнең уртак җаваплылык. Радионың киләчәге дәвамлы булсын, радионың юбилейларын зур залларда матур итеп бәйрәм итәргә язсын», - диде ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
«Саф музыка» проекты концертында 17 җыр яңгырады. «Саф музыка» проекты җитәкчесе, музыка белгече, радионың музыкаль мөхәррире Чулпан Яркәева җырларны тәфсилләп сайлаганнарын әйтте.
«Төрле юнәлештәге җырлар булсын дип сайладык, радио архивыннан ретро җырларны да алдык, аларга яңа сулыш бирергә булдык. Шушы чара өчен махсус язылган җырлар да бар. Мәсәлән, «Яңа елда», «Улыма» җырлары. Фольклорны да читтә калдырмадык, этник юнәлешне дә керттек – «Каз канаты» көе яңгырады. Вокаль әсәрләрдән тыш, инструменталь әсәрләр дә башкарылды», - диде ул.
Композитор Зөлфәт Вәлиуллин 1,5 ел элек «Саф» радиосы белән хезмәттәшлек итә башлаган. Ул радио өчен «джингллар» ясаган. «Үз теләгем белән бу эшкә алындым, алга таба радионың гимнын иҗат иттек. Композитор буларак, проектның музыкаль өлешенә җаваплы булдым. Төп эшем – балаларга музыка белеме бирү, сольфеджио, хор дәресләрен укытам. Моннан тыш, мин – әти кеше, музыкант. Кичен буш вакытымны радио эшчәнлегенә багышлыйм, бу – күңелгә рәхәтлек китерә торган эш. «Саф музыка» проекты концерты – балалар өчен зур вакыйга һәм ул аларның күңелендә истә калачак», - диде.
Яшь җырчы Наилә Славина концертта «Сөембикә» ансамбле солисты буларак катнашты. «Саф» радиосы проектларында актив катнашам. Yummy music band кебек профессиональ төркем белән бер сәхнәдә чыгыш ясавыма сөенәм. Концертны түземсезлек белән көтеп алдым. «Ай җаный, вай җаный» һәм «Көмеш тавышлар» җырларын җырладым, алар минем тавыш тембрына туры килә. Җырларны стиль ягыннан яңача эшкәрттеләр, шулай да аның нигезен саклап калдылар. Алга таба да «Саф» радиосы проектларында чыгыш ясармын дип өметләнәм», - диде ул.
- Концерт Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Казан мэриясе, «Алдынгылар хәрәкәте» ярдәме белән оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз