news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары янгында һәлак булган гаиләне бер минут тынлык белән искә алды

Фәрит Мөхәммәтшин мәрхүмнәрне җирләү һәм туганнарына ярдәм чаралары күреләчәген әйтте.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кырык җиденче утырышы бүген төнлә янгында һәлак булган гаиләне бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда шәхси йортта чыккан янгында алты кешелек гаилә үлеме зур фаҗига булуын билгеләп узды.

«Иртән хокук саклау органнары, прокуратура, Тикшерү комитеты җитәкчеләре белән сөйләштек. Бу мәсьәләне өйрәнә башладылар. Казан администрациясе дә мәрхүмнәрне җирләү буенча һәм гаиләнең туганнарына алга таба ярдәм итү чараларын күрәчәк», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүгенге утырыш кысаларында берничә доклад тәкъдим ителәчәк. Шуларның беренчесе – Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән ТР Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясый.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» ТР законын үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проекты беренче укылышка чыгарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100