ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда янгында алты кешедән торган гаилә һәлак булды

22 апрель 2019, 07:13

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). Казанда шәхси йортта чыккан янгында өч балалы гаилә үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанның Авиатөзелеш районындагы Пестель урамында шәхси йорт януы турында хәбәр 112 бердәм номерына төнге уникенче яртылар тирәсендә килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр 33 яшьлек ир-атның, 31 яшьлек хатынның, 9 һәм 11 яшьлек малайның, 9 айлык кыз баланың һәм 64 яшьлек әбинең мәетен таба.

52 минуттан соң янгын сүндерелә. Янгын сүндерүдә 46 кеше һәм 13 берәмлек техника катнаша.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10