Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан депутатлары агач ботакларын чүп контейнерларына илтеп ташлау мәсьәләсен карады
«Яшел» калдыклар дип аталган агач ботакларын чүп контейнерларына илтеп ташлауны Татарстан Дәүләт Советы депутатлары закон нигезендә кертергә ниятли. Бу хакта парламентның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының уртак утырышында фикер алыштылар.
Закон буенча, агач калдыклары каты көнкүреш калдыкларына кертелмәгән. Аларны яндыру да тыела. Депутатлар каты көнкүреш калдыклары әйләнеше буенча Дәүләт Думасына закон проекты белән чыгарга ниятли.
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев бу уңайдан үз фикерен әйтте. «Яшел» калдыклар - органик, үсемлек табигатеннән. Бакчалардан, шәхси сектордан аларны җыеп, шәһәргә илтү ник кирәк? Аларны калдырып, компостерлап кую яхшырак булмасмы, ашлама да булыр иде?», - диде.
Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин моның белән берникадәр килешсә дә, андый калдыклар алып китеп эшкәртмәслек зур күләмдә булмавын әйтте.
«Андый китерелгән калдыкларны нишләтү турында бер закон нормасы да юк. Шуңа күрә шундый инициатива кертәбез дә инде: халык «яшел» калдыкларны контейнер мәйданчыгына китерә ала, ә төбәк операторы закон нигезендә кабул итеп, эшкәртеп куллана ала. Моңа бәйле рәвештә, каты көнкүреш калдыкларына «яшел» калдыкларны да закон кысаларында кертү ниятләнә», - дип белдерде.
Александр Тыгин фикеренчә, халыкка агач ботакларын, төзелеш чүп-чарын чыгару буенча өстәмә килешүләр төзү кебек мәшәкатьләр йөкләргә кирәкми.
«Контейнер мәйданчыгына китергән икән, бик яхшы, якындагы чокырга яки тагын берәр җиргә илтеп ташламаганнарына сөенергә кирәк. Төбәк операторы җыеп алып китсен дә эшкәртсен. Төзелеш калдыкларын чыгару өчен дә техника ялларга, аерым килешү төзергә кирәк. Кем эшли аны? Контейнерга илтсәләр, тагын бер хәл, урманга илтеп ташлыйлар бит!» - ди Тыгин.
Санкцияләнмәгән чүплекләрнең 80 процентка кадәрендә төзелеш һәм ремонт чүп-чары. Әлегә андый калдыклар белән эш механизмы юк. Шул сәбәпле «Төзелеш һәм ремонт калдыклары» дигән төшенчәне аерым кертү һәм махсус кагыйдәләр билгеләү күздә тотыла.
Закон проекты белән чүп-чар калдыкларга милек хокукын раслау күздә тотыла, каты көнкүреш калдыклары хуҗасы итеп төбәк операторын билгеләү тәкъдим ителә.
Шулай ук, контейнер мәйданчыкларын булдыру һәм карап тотуны да төбәк операторына йөкләү тәкъдиме бар. Александр Тыгин хәзерге вакытта моның өчен җирле үзидарә органнары җавап бирүен, ләкин җирле бюджетта мондый мәйданчыклар булдыруга акча каралмаганын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз