news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Россиядә каты көнкүреш калдыклары буенча эш әлегәчә җайга салынмаган

Фәрит Мөхәммәтшин: Россиядә каты көнкүреш калдыклары буенча эш әлегәчә җайга салынмаган
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү, чүп эшкәртү эшен федераль дәрәҗәдә көйләү әһәмиятен әйтте. «Россиядә каты көнкүреш калдыкларын җыю, утильләштерү, эшкәртү буенча системалы эш әлегәчә җайга салынмаган», - диде ул парламентның ике комитетының уртак утырышында.

Татарстанның Дәүләт Советы Дәүләт Думасына җитештерү һәм куллану калдыклары турында федераль законга үзгәрешләр кертү турында закон проектын кертергә ниятли. Бу хакта бүген парламентның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының уртак утырышында сүз барды.

«Сыек калдыклар буенча да проблемалар күп. Идел, Камага, елгаларга күпме пычрак ага, күпме шакшы су чокырлары! «Шушы мәсьәләне җайга салып булмыймени?» дип халык та зарлана», - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның фикеренчә, бу мәсьәләләрне бер төбәктә генә хәл итеп булмый. Алар тулаем Россиягә кагыла. «Барысы да федераль дәрәҗәдә закон белән регламентланырга тиеш», - дип белдерде.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, федераль законга тәкъдим ителгән үзгәрешләр тарифлар үсешен һәм халыкның чыгымын арттыруны күздә тотмый. «Халык үзе бу эшне тәртипкә салуны сорый. Бизнесны да кимсетергә теләмибез. Дәүләт, бизнес та чүп җыюда һәм эшкәртүдә кызыксынган булуын кайгыртырга тиеш. Төп максат - җитештерү калдыкларын җыю һәм утильләштерүнең аңлаешлы бердәм механизмын булдыру», - диде.

Закон проектын каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторлары да, бизнес вәкилләре дә, Россиянең башка төбәкләре дә көтә, ди Фәрит Мөхәммәтшин. «Халык та, бизнес та зыян күрмәячәк, киресенчә, бу эш тәртипкә салынса, эшләү җиңелләшә. Законлы нигездә эшләү өчен шартлар да тудыру кирәк», - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, төбәк операторлары һәм җирле хакимияләр арасында кайсы этапта кемнең калдыклар белән эш итүгә хокуклы булуы, бәясе турындагы бәхәсләр әле дә җайга салынмаган. Чүп җыючылар һәм чүп милекчеләре арасында мөнәсәбәтләр механизмын җайга сала торган закон кирәк. Ул очракта бюджет та рациональ кулланылачак, дигән фикердә парламент рәисе.

«Без ишегалларын төзекләндерүгә, башка илкүләм проектлары, дәүләт программалары буенча эшләргә зур акчалар сарыф итәбез, территорияләрне тәртипкә китерәбез. Ә чүп контейнерлары янына килсәң, анда киселгән алмагачы да, төзелеш чүп-чары да бер өемдә. Кем хуҗа? Кем җыячак аны? Яңа гасырда бу мәсьәләне хәл итмичә ярамый», - дип белдерде.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин әйтүенчә, тәкъдим ителгән үзгәрешләрдә төп басым комплекслылыкка ясала. «Ике комитет керткән тәкъдимнәр халык өметләренә җавап бирә. Реформаның финанс чыганаклары нинди? Аларны үтә күренмәле итсәң, мәсәлән, транспортта, контейнер мәйданчыкларына да акча табылачак», - диде.

Тыгин сүзләренчә, санкцияләнмәгән чүплекләрнең 80 проценты төзелеш һәм ремонт калдыкларыннан тора. Хәзерге вакытта төзелеш һәм ремонт калдыклары белән эш итү механизмы законда язылмаган. Төбәкләрнең бу мәсьәләдә вәкаләтләре дә юк. Закон проекты буенча, «төзелеш һәм ремонт калдыклары» төшенчәсен кертү күздә тотыла.

Милек мәсьәләсе дә алгы планга чыга. «Нәрсә ул калдыклар? Кемгә карый алар? Кем җаваплы? Шул сорауларга җавап тапсак, кем мөлкәтен эшкәртүебез, икенчел продукт буларак нәрсә килеп чыгуы, кем акча түгәргә, ә кем табыш көтәргә тиешлеге аңлашылачак. Шул вакытта бөтен система урынына басачак», - диде Александр Тыгин.

Закон проекты буенча, чүп-чар калдыкларга, төзелеш калдыкларына милек хокукына, контейнер мәйданчыкларын булдыру һәм карап тоту, чүп чыгаруның тарифлары, территориаль схемаларына кагылышлы маддәләргә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Закон инициативасы Дәүләт Советы утырышында каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100