news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан делегациясе Петербургта Ленинград блокадасы корбаннары истәлегенә чәчәк салды

Бүген Санкт-Петербургта ил тарихында тирән авыр эз калдырган вакыйга истәлегенә акцияләр, митинглар, очрашулар һәм концертлар бара.

Татарстан делегациясе Петербургта Ленинград блокадасы корбаннары истәлегенә чәчәк салды
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград блокадасы корбаннары истәлегенә чәчәкләр салды. Бу хакта Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан вәкилләре Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаша. Республика делегациясе әгъзалары Татарстан Республикасыннан һәм шәхсән Президент Рөстәм Миңнеханов исеменнән монументка веноклар куйды, диелгән хәбәрдә.

Чәчәкләр салу тантанасы Ленинград фронтының блокада корбаннары һәм сугышчылары күпләп җирләнгән урында - Пискарев мемориаль зиратында булды. Бүген Санкт-Петербургта ил тарихында тирән авыр эз калдырган вакыйга истәлегенә акцияләр, митинглар, очрашулар һәм концертлар бара.

Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуны бәйрәм итүдә катнашкан Татарстан делегация составында ветераннар - Зинаида Бушуева һәм Казанның «Бөек Ватан сугышы ветераннары— блокадалы Ленинградта яшәүчеләр» иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Комяков, шулай ук Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнаша.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100