news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резида Макуеваны соңгы юлга озаттылар

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резида Макуеваны соңгы юлга озаттылар
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Казанның «Курган» зиратында Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резида Макуева белән хушлаштылар. Танылган журналист озакка сузылган авырудан соң 61 яшендә вафат булды. Аны соңгы юлга озатырга туганнары, якыннары, депутатлар, коллегалары, журналистлар җыелган иде.

Хушлашу мәрасимен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина алып барды. «Ул бик тыйнак кеше иде. Мин беләм, ул рәсми хушлашу чарасы, чыгышлар теләмәде», – диде Лилия Маврина.

«Ул барысын да яхшылап өйрәтте, бик акыллы һәм кирәкле киңәшләр бирде, төрле идеяләр, проектлар белән янып яшәде. Безнең Дәүләт Советында аның кебек иҗади кеше булмагандыр да. Барысы өчен дә ул әни кебек иде. Аның безнең бинада журналистларга нинди шартлар тудырганын гына карагыз. Мондый шартлар Россиянең бер генә парламентында да булмаган», – дип искә алды Лилия Маврина.

ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова да Резида Макуеваның үзен өчен «икенче әни» булуын әйтте. Остазын искә алганда ул күз яшьләрен тыеп тора алмады.

«Резида Галимҗан кызының минем өчен икенче әни булуы беркем өчен дә сер түгел. Журналист булырга карар кылгач, Казанга барып, аның кулына эләктем. Икенче әнием белән аның тормышында һәм минем тормышымда булган вакыйгаларны тигез бүлештек. Әти-әнисе киткәч, ул шул ук минутта миңа шалтыратты. Авыр вакытларым булганда, ул шунда ук минем янга килеп җитә иде», – дип уртаклашты Лилия Галимова.

ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев мәрхүмә белән 20 ел бергә эшләүләрен искә алды. «Без һәрвакыт Дәүләт Советы авторитеты өчен эшләдек», – диде ул.

«Ул безнең идеяләр генераторы иде. Без 20 ел кулга кул тотынып эшләдек, бер-беребезне ярты сүздән аңладык. Без һәр көнне Дәүләт Советының эш тәртибен планлаштырдык. Һәрвакыт Дәүләт Советы, Дәүләт Советы Рәисенең, депутатлар корпусының абруе өчен эшләдек. Ул вакытта әле матбугат хезмәте яшь һөнәр иде. Хәзер һәр дәүләт структурасында матбугат хезмәте бар. Дәүләт Советының матбугат хезмәте журналистларга бөтенләй башкача карый. Болар барысы да Резида Галимҗан кызының казанышы», – дип сөйләде Камил Садриев.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Резидә Макуеваның якыннарының авыр кайгысын уртаклашты. «Һәрвакыт нурлы, җанлы, якты кеше иде. Аны барыбыз да ярата идек. Дәүләт Советына килгән саен пәрәмәчләрен ашый идек. Барыбыз өчен дә шундый зур югалту. Урыннары җәннәттә булсын», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Резида Макуеваны «Курган» зиратында җирләделәр.

  • Резида Макуева 1962 елның 25 июнендә ТАССРның Бөгелмә шәһәрендә туа. Уфа нефть институтын «инженер-механик» белгечлеге буенча (1984), Казан дәүләт университетын «журналистика» белгечлеге буенча (1997) тәмамлый.
  • 1991-1997 елларда «Түбән Кама Нефтехим» ААҖнең ведомство телестудиясендә диктор, режиссер, директор булып эшли. 1997-2002 елларда «Татарстан» ДТРК «Новости» яңалыклар программасында мөхәррир, баш мөхәррир була. 2002-2004 елларда – «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалында мәгълүмат программалары дирекциясе җитәкчесе.
  • Ул 2004 елның август аеннан Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтен җитәкли.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100