news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева вафат булган

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева вафат булган
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Бүген Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева озак вакытлы авырудан соң вафат булды. Аңа 61 яшь иде.

«Татар-информ»га әлеге мәгълүматны парламентның матбугат хезмәтендә расладылар.

Резидә Макуева 1962 елның 25 июнендә ТАССРның Бөгелмә шәһәрендә туа. Уфа нефть институтын «инженер-механик» белгечлеге буенча (1984), Казан дәүләт университетын «журналистика» белгечлеге буенча (1997) тәмамлый.

1991-1997 елларда «Түбән Кама Нефтехим» ААҖнең ведомство телестудиясендә диктор, режиссер, директор булып эшли.

1997-2002 елларда «Татарстан» ДТРК «Новости» яңалыклар программасында мөхәррир, баш мөхәррир була.

2002-2004 елларда - «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалында мәгълүмат программалары дирекциясе җитәкчесе.

Ул 2004 елның август аеннан Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтен җитәкли.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясе Резидә Макуеваның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100