news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе итеп Ольга Благодарова билгеләнде

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе итеп Ольга Благодарова билгеләнде. 2004 елдан әлеге вазифада Резидә Макуева булды.

«Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның бу вазифага Ольга Благодарованы билгеләү турындагы боерыгы чыкты», – дип сөйләде Благодарова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бу билгеләнүгә кадәр ул Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары була.

Резидә Макуева узган елның 19 декабрендә 61 яшендә озакка сузылган авырудан соң вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot