Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге алкоголь базары белән генә чикләнми
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе 30 еллык юбилеен каршыларга әзерләнә. Инспекция эшчәнлегенең нечкәлекләре хакында оешманың матбугат сәркатибе Алсу Нуруллина, хезмәтнең күпкырлы булуын билгеләде.
«Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге алкоголь базары белән генә чикләнми, шулай ук товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең кулланучылар базарына да кагыла. Республика Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә комплекслы программалы якын килүне гамәлгә кертү буенча илдә беренче төбәкләрнең берсе булды. Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары рейтингы йомгаклары буенча төбәгебез 2016нчы елдан Россия буенча беренче өчлеккә керә. Ә былтыргы ел йомгаклары буенча республика мактаулы икенче урынны алды», – дип белдерде Алсу Нуруллина.
Ул шулай ук уңышларга ирешү – республикада кулланучылар хокукларын яклау системасының төгәл һәм җайга салынган эше нәтиҗәсендә булуын да билгели.
Татарстан Республикасы Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә комплекслы программалы якын килүне гамәлгә кертү буенча да Россиядә беренче төбәкләрнең берсе булган. ТР Министрлар Кабинеты карары белән «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» озак сроклы максатчан программасы расланган. Аның координаторы итеп Дәүләт алкоголь инспекциясе билгеләнгән, ә инспекция җитәкчесе – Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координация советы рәисе урынбасары булып тора.
Фото: © «Татар-информ» архивы
- 1997нче елда инспекция тарихында мөһим вакыйга булган – республиканың муниципаль берәмлекләрендә территориаль бүлекчәләр төзелгән. Бу урыннардагы вәзгыятьне тоталь контрольдә тотарга, теләсә нинди хокук бозуларга оператив җавап бирергә һәм җирле хакимият белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек биргән, диләр. Шул ук елда Дәүләт алкоголь инспекциясе мөстәкыйль республика дәүләт хакимият органы статусын алган, бу аның мөмкинлекләрен һәм абруен арттырган.
Фото: «Татар-информ» өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тәкъдим итте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз