Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Розалия Арсланова: Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенә 30 ел тула
3 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясен оештыруга 30 ел тула. Ул 1995нче елда Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә оештырылган була. Инспекциядә 2007нче елдан бирле эшләүче, Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова бу уңайдан фикерләре белән уртаклашты.
«Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенә 30 ел тула. Бүгенгедәй истә, 2007нче елда, товарлар сыйфаты һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Дәүләт сәүдә инспекциясендә эшләү тәҗрибәм булса да мин үзенчәлекле атмосферага чумдым. Бу формалашу, энтузиазм һәм чын гаилә шартлары чоры иде. Ул вакыттагы җитәкчебез Алексей Николаевич Казаков – безгә туганнарча карашта булды, уртак эшкә ышаныч белдерде. Нәкъ менә ул масштаблы идея тәкъдим итте — республикадагы барлык шешәләргә салынган суны тикшерү. Без дистәләгән оешмадан ведомствоара команда җыйдык», – дип хатирәләргә бирелде Розалия Арсланова.

«Бу уртак максатлы, бөтен республика буенча тикшерүләр, лаборатор тикшеренүләр һәм реаль нәтиҗә — киштәләрдәге Чиста су өчен горурлану айлары булды. Мини-пекарнялар белән дә шундый ук эш башкарылды. Без хезмәттәшләр генә түгел, ә бер-беребезгә ярдәм итүче фикердәшләр булдык. Ә 2010 елда бүлекне үзгәртеп коргач, миңа салынган традицияләрне саклау һәм арттыру җаваплылыгы йөкләнде. Яңа җитәкчеләр — Игорь Александрович Марченко, ә аннары Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов килү белән без яңа проектлар оештырдык, комплекслы һәм системалы якын килү нигезендә кулланучылар хокукларын яклау буенча республика программасын керттек», – дип сөйли ул.

Шулай ук әңгәмәдәш, Татарстан – Россия Федерациясе кулланучыларының якланганлык рейтингында 37нче урыннан лидерлык урыннарына күтәрелүен дә ассызыклый.
«Алга таба фальсификат белән көрәш тагын да катгыйрак уза башлады. Тикшерүләргә мораторий шартларында кулланучылар дегустацияләре проблемалы мәсьәләләргә игътибар җәлеп итү, җитештерүчеләргә йогынты ясау һәм кулланучыларга продукцияне сынау нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү мөмкинлеге булды. Укучылар өчен олимпиадаларыбыз аерым горурлык инде ул: 2013 елда 500 укучыдан башлаган идек, хәзер 15 меңгә кадәр укучы бала катнаша. Без аларга күңелебезнең бер өлешен салабыз, грамоталы, гадел киләчәк буын үстерүебезне беләбез. Балаларның бәхетле йөзләрен, белемнәре белән горурлануларын күрү – үзе бер шатлык безгә», – ди Арсланова.

«Журналистлар өчен кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга конкурс та уңышлы уздырыла.
Әмма төп бүләк һәрвакыт кешеләрнең рәхмәте булды – кулланучылар бәхәсләрендә гаделлекне торгызырга ярдәм итү, сыйфатсыз товар өчен акчаны кайтару. Без һәрвакыт хезмәтебезне намус белән дәвам итәбез — кешеләргә, законга һәм вөҗданга. Мин бу тәҗрибәм һәм инспекциядә эшләү барышында һәр кеше өчен язмышка чиксез рәхмәтле.Бу тормышның иң яхшы мәктәбе», – дип йомгаклады сүзен Розалия Арсланова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз