Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе базардагы җавапсызлыкны бетерү тарихын сөйләде
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең якынлашып килгән 30 еллык юбилее уңаеннан оешма вәкилләре хезмәтләренең нечкәлекләре һәм хатирәләре белән уртаклаштылар. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов инспекциядә 2006 елдан бирле хезмәт куя.
«Без 1995 елда оештырылган алкоголь продукциясен җитештерүне, әйләнешен һәм сыйфатын контрольдә тоту инспекциясе белгечләре белән тыгыз хезмәттәшлек иттек. Шуны аңларга кирәк, 1990 елларда алкоголь базарында тулы җавапсызлык хөкем сөргән: спиртлы эчемлекләр һәм аның суррогатлары теләсә кайда, теләсә кем тарафыннан һәм бөтен җирдә сатылган вакыт. Градуслы шешә сатып алу гражданнар саулыгы өчен чын лотереяга әверелгән чаклар булды, хәтта үлемгә кадәр барып җиткән очраклар да булгалап торды», – дип истәлекләр белән уртаклашты Рөстәм Арсланов.
Әңгәмәдәш, ул чорда шәһәр комитеты структурасында күпләп һәм ваклап сату алкоголь базарларын контрольдә тотучы бүлекчә булганын да билгели.
«Без 1995 елда оештырылган алкоголь продукциясен җитештерүне, әйләнешен һәм сыйфатын контрольдә тоту инспекциясе белгечләре белән тыгыз хезмәттәшлек иттек. 2006 елның февралендә мин Алексей Николаевич Казаков чакыруы буенча инспекция командасына контроль-инспекция эшчәнлеге һәм алкогольне ваклап сатуны лицензияләү буенча урынбасары буларак кушылдым. Моңа кадәр Казан администрациясендә легендар Камил Исхаков идарә иткән чорда 16 еллык эш тәҗрибәм булды. Анда мин сәүдә һәм түләүле хезмәтләр бүлеген җитәкләдем, ә 1996 елда Кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр комитеты рәисе итеп билгеләндем», – ди ул.
Рөстәм Арсланов, алкоголь продукциясенең сыйфатын һәм легальлеген тоталь тикшерүне оештыру идеясен тормышка ашыру да уңышлы булуын да ассызыклады.
«Алексей Николаевич миннән яраклы күпләп сату складларын сайлап алуымны сорады. Җентекләп тикшергәннән соң, Тихорецк урамындагы склад бүлмәләре комплексы бүлеп бирелде. Бу алкоголь сыйфатын контрольдә тотуда чын алга китеш булды. Тәртип шундый: җитештерелә һәм китерелә торган барлык алкоголь продукциясе бәйсез складларга китерелә, анда инспекция, шәһәр комитеты һәм Роспотребнадзор белгечләре документларны тикшерәләр, лаборатор тикшеренүләр өчен пробалар ала һәм һәр шешәгә Татарстан маркасы яза, продукциянең барлык партияләренә дә туры килү таныклыгы бирәләр», – дип аңлатып узды ул.
Ул, сөйләп узган системаның тиз арада үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтүен дә билгеләп китте. Арсланов, бу эшчәнлек нәтиҗәсендә намуссыз җитештерүчеләр тарафыннан сыйфатсыз товар кертүгә киртә салынуын да әйтте. «Безнең уникаль тәҗрибәне өйрәнү өчен федераль контроль органнары җитәкчелегендә Россиянең барлык эре регионнары вәкилләре дә килде», – дип йомгаклады ул сүзен.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз