news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгычысы Нечаевская Олимпиада “бронзасын” яулады

Чаңгы буенча эстафетада Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы өченче урын алды.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевская Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы составында Пхенчханда Олимпиада уеннарында чаңгы буенча бронза медаль яулады. Эстафетада россиялеләр җиңүчедән 43,3 секундка артта калды.

Нечаевскаядан тыш, Россия җыелма командасы өчен чаңгы буенча эстафетада Наталья Непряева, Юлия Белорукова һәм Анастасия Седова катнашты.

Ярышта Норвегия җыелмасы җиңү яулады (51,24,3), көмеш медаль Швеция командасында (+2,0).

Пхенчханда Олимпиада уеннарында Нечаевская Татарстан өчен икенче медаль яулды.

"Татар-информ" фигуралы шуучы Евгения Тарасова командалар ярышында көмеш медаль яулады, аны Рөстәм Миңнеханов котлады, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100