ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән урамнарны төзекләндерәләр
Халыкны, сулыктан бигрәк, һава сыйфаты борчый – табигатьне саклау прокуроры
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта
Татарстанда халык күпләп җыела торган биналарда 1500гә якын хилафлык теркәлгән
23 - 29 апрель көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Рәсми Татарстан

Президент фигуралы шуучы Евгения Тарасованы Олимпиадада көмеш медаль яулавы белән котлады

13 февраль 2018, 10:19 , Фото: из архива

Президент фигуралы шуучы Евгения Тарасованы Олимпиадада көмеш медаль яулавы белән котлады «Татарстанлылар безнең талантлы якташыбызның да уртак эшкә үзеннән мөһим өлеш кертүенә бик шат», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуучы Евгения Тарасованы Олимпиадада яхшы чыгыш ясавы белән тәбрик итте. Анда Татарстан спортчысы Владимир Морозов белән парлы шууда команда турнирында көмеш медаль яулады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Котлау телеграммасы шулай ук фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Нина Мозерга һәм спортчының әнисе Татьяна Тарасовага адресланган.

«Пхенчхандагы XXIII кышкы Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча команда турнирында көмеш медальгә лаек булуыгыз уңаеннан чын йөрәктән чыккан котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз. Татарстанлылар парлы шууда Владимир Морозов белән бергә чыгыш ясаган безнең талантлы якташыбыз Евгения Тарасованың да уртак эшкә үзеннән мөһим өлеш кертүенә бик шат. Евгения һәм Владимирга, аларның тренеры Нина Михайловна Мозерга алга таба да уңышлар теләп калам», - диелә Татарстан Президенты котлавында.

«Без сезнең өчен җан атабыз, сезнең көчегезгә һәм җиңүләрегезгә ышанабыз!» - дип сүзен йомгаклады Татарстан лидеры.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10