news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан белән Көнбатыш Казахстан өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Сәүдә-икътисади, туристлык һәм судно төзелеше өлкәләрендә хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.

Татарстан белән Көнбатыш Казахстан өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
president.tatarstan.ru

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш Казахстан өлкәсенең Уральск шәһәренә эш сәфәре кысаларында сәүдә-икътисади, туристлык һәм судно төзелеше өлкәләрендә хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Президенты сөйләде.

Бүген муниципаль дәрәҗәдә хезмәттәшлек башлана, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. «Безнең мәдәни, мәгариф, туристлык, милли, тикшеренүләр блогы зур. Тиздән безгә туризм мәсьәләләре буенча Уральск делегациясе киләчәк. Мин хезмәттәшләргә инвесторлар белән эшләү һәм балалар белән яшьләр өчен туризм оештыру структурасына ачыклык кертүне йөкләдем. Бүген берничә кызыклы юнәлеш таптым, шулар буенча бергә эшләячәкбез», — диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, сәүдә-икътисади өлкәдә проектлар гамәлгә ашырылачак. «Беренче чиратта, без сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерергә тиеш, чөнки Россиядә Татарстан базары җитәрлек сыйдырышлы һәм иң мөһиме, продукт җитештерү түгел, ә базарлар табу», — дип белдерде Президент.

news_right_1
news_right_2
news_bot