ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш Казахстан өлкәсе Сабан туенда катнаша

8 сентябрь 2018, 09:27 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш Казахстан өлкәсе Сабан туенда катнаша Татарстан Президенты эш сәфәре кысаларында Көнбатыш-Казахстан өлкәсе акимы Алтай Кульгинов белән очрашачак.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Уральск шәһәренә татар халкының милли бәйрәме Сабан туенда катнашырга килде. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Визит делегации Республики Татарстан в Западно-Казахстанскую область (Республика Казахстан)

Татарстан Президенты эш сәфәре кысаларында Көнбатыш-Казахстан өлкәсе акимы Алтай Кульгинов белән очрашачак. Шулай ук җирле хакимият һәм бизнес вәкилләре белән Эшлекле форум үткәрәчәк.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Казахстан татарлары этномәдәни берләшмәсе делегациясе белән очрашырга, Кызыл Мәчеттә һәм Г.Тукай музеенда булырга планлаштыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10