news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан бал кортларына паспорт алу таләпләре билгеле булды

Паспорт бер ел дәвамында күзәтүләр язылган булса гына гамәлдә дип саналачак.

Татарстан бал кортларына паспорт алу таләпләре билгеле булды
Султан Исхаков

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов бал кортларына паспорт алу таләпләре турында сөйләде. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган умартачылык паспортлары бирүгә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

«Татарстанның һәр районында һәм Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә дәүләт ветеринария берләшмәсе бар. Паспорт алыр өчен, умартачы әлеге берләшмәгә барып, гариза язарга тиеш. Шуның нигезендә райондагы мал табибы умарталар урнашкан урынга бара, тикшерү уздыра. Умарталарны асрау һәм үрчетүнең үз тәртибе бар. Бал кортлары чага да ала, шуңа күрә күршеләргә комачаулауларга тиеш түгел», — диде ул.

Солтан Латыйпов тикшерүдән соң паспортка мәгълүмат кертелүен әйтте. «Районның баш ветеринария табибы кул куя, соңыннан гына районның баш умартачысы имза куя. Умарта кайда урнашкан, нинди чирләр булган, ничек дәвалаганнар һ.б. турында языла. Паспортның минималь бәясе — 160 сум. Паспорт тышында Россия Федерациясенең гербы булырга тиеш», — ди ул.

Татарстан Аквакультура һәм умартачылык идарәсе директоры Фәиз Динмөхәммәтов паспорт алуны «мәҗбүриләмибез, әмма тәкъдим итәбез» дип белдерде. «Паспортларны Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ала башладылар, утыз-кырык процентка якынлашты. Беркемнең дә каршы килгәне юк. Ул бөтен җәмгыятькә дә кирәк. Кеше үзе белеп алырга тиеш. Берәр чиргә каршы эшкәртелгәнме соң дип, кызыксынучылар табыла», — диде ул.

«Паспорт елга бер тапкыр гына алына. Битләре тулганнан соң гына икенчесенә алмашытырыла. Умартаның хуҗасы үзгәргән вакытта да яңа паспортка алмаштырабыз. Бал кортларының баш саны дибез. Арту яисә кимү ягына барса, аның саны паспортта күрсәтелә. Бал кортлары тиз үрчи, тиз кими», — дип сөйләде Фәиз Динмөхәммәтов.



Галерея: Пресс-конференция о выдаче пчеловодческих паспортов


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100