news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәиз Динмөхәммәтов: Быел бал кортлары һәлак булмаячак дигән гарантия бирә алмыйбыз

Аквакультура һәм умартачылык идарәсе директоры Татарстан кырларын эшкәртүдә кулланыла торган препаратларга игътибар итәргә кирәк дигән фикердә.

Фәиз Динмөхәммәтов: Быел бал кортлары һәлак булмаячак дигән гарантия бирә алмыйбыз
Султан Исхаков

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры Фәиз Динмөхәммәтов бал кортларының күпләп һәлак булу-булмавына быел беркем дә гарантия бирә алмый дип саный. «Чәчү территорияләре кимемәгән, шул ук рапс, көнбагыш, гәрчич чәчеләчәк», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган умартачылык паспортлары бирүгә багышланган матбугат очрашуында.

«Һәр сорауның үз җавабы булырга тиеш. Белоруслар да шушы культураларны чәчә, аларда да бал кортлары үлү очрагы булган. Җавап шунда: алар тиешле препаратлар куллана. Бездәге препаратларның агуы икешәр атнага бара, шуңа күрә бал кортларына зыян килә. Белоруслар төнлә чәчә, агу сигез-унике сәгатьтә очып бетә. Ни өчен шушыны кертмәскә?» — дигән тәкъдим белән чыкты ул.

Фәиз Динмөхәммәтов узган ел Татарстанда бал кортларына күпләп зыян булуны «көтелмәгән авыр халәт булды» дип атады. «Әмма мин бал кортларын массакүләм дәрәҗәдә үлделәр дип әйтмәс идем. Аерым хуҗалыкларны исәпкә алсак, Мамадыш районында 200 баш, Минзәлә районында 150 һәлак булды, Зәй районында да аерым очраклар күзәтелде. Шулай да, аның китергән зыяны шактый», — диде ул.

«Кеше зыян күргән икән, аңа ярдәм итәргә кирәк. Шушы сорауны министрлыкта күтәргәч, тәртибен үзебезгә эшләргә туры килде. Моның өчен, беренчедән, умарта паспорты булырга тиеш, бу кешенең хуҗалыкның күпме умартасы бар — шуны раслаучы кәгазь, ветеринариядән анализ алганда, лабораториягә җибәрү кирәк булды», — дип сөйләде ул.

Фәиз Динмөхәммәтов сүзләренчә, әлеге сорауга әле чишелеш табылмаган. «Хәл итәргә тырышабыз, төрле юллар эзлибез. Бездә „Агростартап“ программасы эшләп килә. Кем шунда катнаша, аларга өстенлек бирелергә тиеш дигән уй белән яшибез. Гаризалар февральдән үк кабул ителә башлады, ике-өч кешедән хат килде», — диде ул.

«Умарта корты — нәзберек җан иясе. Аерым кешеләрне гена гаепләп, җавапка тарту белән килешеп бетмәс идем. Бу культураны вакытында чәчү һәм вакытында эшкәртерү зарур. Чәчүче дә бит өмет белән, табыш алыр өчен чәчә. Тиешле белгечләрне чакыртып, сорауларны депутатларга язып җибәрергә әзерләнәбез. Бар яктан да уңай җавап алырбыз кебек», — дип сөйләде Фәиз Динмөхәммәтов.



Галерея: Пресс-конференция о выдаче пчеловодческих паспортов


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100