news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авыл хуҗалыгына яңгыр кирәк - Марат Әхмәтов

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, яңгыр беренче чиратта уҗымнар һәм шикәр чөгендере өчен кирәк

 (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан авыл хуҗалыгына хәзер яңгыр кирәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Татарстанның бөтен территориясендә тагын 30-40 мм продуктив дым булса, беренче чиратта, уҗымнар һәм шикәр чөгендере өчен яхшы булыр иде. Бу туфракны төп эшкәртү темпына йогынты ясар иде. Әлегә туфрак бик тыгыз", - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, августта эссе булу сәбәпле, шикәр чөгендеренең үсеше акрынаюдан гына чыгымнар кичерми, ә кипкән туфракта сукалар һәм техника тизрәк сафтан чыга диде ул.

Бөртеккә кукуруз әлегә 13,4 мең тонна гына суктырылган. Дым тупларга өлгергән иртә өлгерә торган гибридларны җыю эшләре бара. Уңыш бер гектардан 36 ц тәшкил итә. Республика зуррак күрсәткечләргә өметләнгән иде. "Соңрак өлгерә торган гибридларның уңышы күбрәк булыр дип өметләнәбез", - диде Әхмәтов.

Татарстан киләсе елда кукуруз уңышы мул булыр дип өметләнә. Киләсе елда республикада барлык бөртеклеләр мәйданының 10 процентына бу культура чәчеләчәк, ә бу якынча 160 мең га тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы киләсе атнада бөтен республика белгечләрен Әтнә, Арча, Зәй һәм Әлки районнары мәйданчыкларында кукуруздан мул уңыш алу нечкәлекләренә өйрәнергә чакыра. Анда хәзер Татарстан климаты өчен туры килә торган сортларны сайлау буенча тәҗрибә ясыйлар.

"Быел көнбагышны җыеп алу сроклары да кичектерелә. 110 мең гектарга чәчелгән культураны киптерергә кирәк", - диде министр.

Бу вакытта шикәр чөгендерен дә җыя башлыйлар. Хәзергә 11 процент мәйданнан уңыш җыеп алынган яки 7 мең га, дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. "Уңыш гектардан 302 ц тәшкил итә, әгәр җәй коры килмәсә 400 ц да була алыр иде. Соңгы көннәрдә уңыш берникадәр арта", - диде ул һәм кырда калган татлы тамыразык, яңгыр яву сәбәпле, берникадәр авырлык җыярга өлгерәчәк дип өметләнүен белдерде.

Ясалма сугарыла торган мәйданнарны торгызу Татарстан аграрийларына яшелчә уңышын коткарырга ярдәм итте. Быел республикада бәрәңге белән пробелма булмаячак диде Әхмәтов. Кайбер районнар яшелчә культуралары белән үзләрен тәэмин итә алмый, чөнки бу өлкәдә шөгыльләнмиләр дип билгеләп үтте министр. Мисал итеп Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Чистай районнарын китерде. Бу муниципаль берәмлекләргә яшелчә утырту өчен участолкар эзләргә тәкъдим итте. Республика ягыннан ярдәм булачак дип вәгъдә итте Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Киңәшмә видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100