news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы җитештерүчеләре ике айда 13 миллиард сум керем алган

Марат Әхмәтов сүзләренчә, эшнең нәтиҗәсе югары хезмәт хакына бәйле.

(Казан, 25 март, "Татар-информ"). Бу елның гыйнвар-февраль айларында җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең финанс-икътисадый нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте. 

 
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, агросәнәгать комплексы продукциясенең тулаем бәясе бу елның ике аенда 24.9 млрд. сум тәшкил иткән, җитештерү индексы – 101,6 процент, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре буенча – 102,5 процент булган.
 
Ике айда авыл хуҗалыгы тармагының акчалата кереме 13 млрд. сум булган, ягъни 11 процентка арткан. Аерым алганда, сөт – 4,5 млрд. сум, терлек һәм тавык ите буенча – 5,4 млрд. сум, йомырка сатудан – 700 млн. сум керем алынган. 
 
Сөт, мөгезле эре терлек һәм кош итенә бәяләр арту өстәмә 1 млрд. сумнан артык керем алырга булышкан.
 
"Якындагы арада сатып алу бәяләре кимиячәк, март аенда ук республикада сөтнең уртача бәясе бер килограмга 26 сум тәшкил итәчәк, бу гыйнвар-февраль айларына караганда бер сумга кимрәк", – диде министр.
 
Сөткә Бөгелмә, Әтнә, Мамадыш, Саба районнарында кыйммәтрәк бәяләр (27-29 сум) теркәлгән, ә иң ким бәя – Арча, Аксубай, Әлки һәм Чирмешән районнарында.
 
Марат Әхмәтов сүзләренчә, эшнең нәтиҗәсе югары хезмәт хакына бәйле. Тукай (32 мең сум), Яшел Үзән (25 мең), Питрәч (25 мең), Зәй (20 мең), Әтнә (20 мең) районнарында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре хезмәте югарырак бәяләнә. Кама Тамагы, Югары Ослан, Спас, Минзәлә, Чистай, Мөслим, Әгерҗе районнарында бу күрсәткеч ким – 11 меңнән 13 мең сумга кадәр генә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100