Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы декада саен техниканы ремонтлау барышын күзәтә
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 10 мең чамасы трактор, 2700 комбайн, 6 мең берәмлек чәчү техникасы һәм 5 мең чамасы культиватор ремонтлыйсы бар.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы декада саен 2019 елгы кыр эшләренә техниканы ремонтлау барышын күзәтү оештыра. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.
Киңәшмәне ТР Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«Ремонт сезонында 10 мең чамасы трактор, 2700 комбайн, 6 мең берәмлек чәчү техникасы һәм 5 мең чамасы культиватор ремонтларга кирәк», — диде министр. Барлык хуҗалыкларда техникалар тикшерелгән, язгы кыр эшләре өчен кирәкле 1,7 млрд сумның 350 млн сумына запас частьлар сатып алынган.
Бүгенгә 20 проценттан артык трактор, 34 процент культиватор, 30 процент чәчкеч һәм 10 процент комбайн ремонтланган.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, ел саен хуҗалыклар запас частьларга һәм техник сервиска 3 миллиард сумнан артык акча сарыф итә. Шуңа күрә техниканы сыйфатлы саклау мөһим, аның озак хезмәт итүе һәм ремонтка чыгымнарны азайту шуннан тора.
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы машиналары ремонты һәм саклауга кую белән бәйле барлык эшләрне үз вакытында тәмамларга йөкләде. Язгы кыр эшләренең һәм аннары уңышны җыеп алуның сыйфаты авыл хуҗалыгы техникасының ничек ремонтлануына һәм саклау ничек оештырылуына бәйле, диде республика Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз