news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Зәй аграрийларының эшен бәяләде

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәргать Камалиев районда язгы кыр эшләренең план буенча баруын хәбәр итте.

Татарстан  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Зәй аграрийларының эшен бәяләде
zainsk-inform.ru

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Зәй районында булды. Ул район башлыгы Рәзиф Кәримов белән язгы кыр эшләр барышына бәя бирде. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.

Ведомство башлыгы «Шепкә» бүлекчәсенең «Аксар» җитештерү комплексы кырында булды, анда 230 гектарда көзге бодай үстерелә. Бүгенге көндә әлеге культураны заманча сиптергеч белән тукландыралар. Бу эшне белгеч Раил Камалов башкара.

Марат Әхмәтов Зәй районының соңгы берничә елда бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере игүдә югары технологияләр буенча республика өчен үрнәк булуын билгеләп үтте. Җитәкче һәр басу буенча зәйлеләрнең юл картасы барлыгын әйтте. Карта буенча эшләрнең нинди төрләре эшләнәчәге, шулай ук нәтиҗә нинди булуы аңлашыла.

«Шулай ук сезнең хезмәткәрләр илебез тәҗрибәсен генә түгел, ә бөтендөнья тәҗрибәсен дә кулланалар», – дип төгәллек кертте Марат Әхмәтов.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәргать Камалиев районда язгы кыр эшләренең план буенча баруын хәбәр итте.

30 апрельгә уҗымнарны тамырдан тукландыру 6,9 мең гектарда (план – 17,5 мең) башкарылган. Көзге культуралар барысы 25,9 мең гектарда (план – 43,3 мең), арпа – 15,6 мең гектар (план – 15,6 мең), язгы бодай – 2,4 мең гектар (план – 5,3 мең), шикәр чөгендере – 5,7 мең гектар (план – 9,3 мең), сидератлар 4,9 мең гектар (план – 10,3 мең) мәйданда чәчелгән. Моннан тыш, бөртеккә кукурузны 2 мең гектарда, силос өчен 4,3 мең гектарда чәчү планлаштырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100