Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан артистларын Башкортстанның Чакмагыш районына кертмәделәр
Башкортстанның Чакмагыш районы Хакимиятенең эшләр идарәчесе иҗат төркемен борып җибәрде.
(Башкортстан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» милли радиосы һәм «MINGAZOV» кавер төркеме «Мин матурлык эзләп йөрим…» автойөреше кысаларындагы чыгышын Башкортстанның Чакмагыш районында тәкъдим итә алмады. Җирле түрәләр һәм полиция автомарафонны кире борып җибәрде.
«Бездән рөхсәт юк. Алдан кисәтергә иде», — дип артистларны Башкортстанның Чакмагыш районы Хакимиятенең эшләр идарәчесе Радик Әмирханов борып җибәрде.
Чараны карарга берничә кеше килгән иде. Концерт булмаса да, аларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннан концерт карарга килүчеләрнең берсе администрация өчен гафу үтенеп хат язды.
"Рәхмәт килгәнегезгә, зинһар, гафу үтенәм шулай килеп чыкканга... Зинһар, гафу итегез. Хәлләр бездә шулайрак, бик мөшкел шул..." - дигән ул.
Элегрәк Казан-Уфа-Казан автомарафонын Дүртөйле шәһәрендә кораллы Росгвардия хезмәткәре каршы алды һәм озата йөрде.
«Мин матурлык эзләп йөрим…» автойөрешенең максаты — татар әдәбиятын, традицион музыкаль сәнгатен популярлаштыру, Татарстан һәм Башкортостан арасында дуслык җепләрен ныгыту, башкорт һәм татар халыклары арасындагы меңьеллык милли-мәдәни уртаклыкларны ассызыклау.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз