news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Татарстан артистларын автомат тоткан росгвардиячеләр каршы алган

«Китап» радиосы Казаннан Уфага кадәр «Мин матурлык эзләп йөрим…» дигән автойөреш оештырды.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). «Китап» радиостанциясе оештырган әдәби-музыкаль автойөрешне Башкортстанда Росгвардиянең кораллы хезмәткәрләре каршы алган.

Автомат аскан кешеләр иҗат төркеменең составын җентекләп өйрәнгән, шуннан соң алар артыннан күзәтү оештырганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына автойөрештә катнашучыларның берсе хәбәр итте.

«Дүртөйледә безне автоматлар тоткан росгвардиячеләр экипажы каршы алды. Автойөрештә катнашучыларга тугандаш республикага килү максатын аңлатырга туры килде», — диде ул.

Полицейскийлар автобустагы кешеләр санын, ни өчен килүләрен һәм маршрутның максатын өйрәнгән. Шуннан соң алар кара төстәге машинага утырып, автобус артыннан киткән.

Элегрәк Казаннан Уфага кадәр «Китап» радиосы оештырган «Мин матурлык эзләп йөрим…» дигән автойөреш башланган иде. Татарстан вәкилләре өч көн эчендә 18 торак пунктта булырга ниятли, аларның һәркайсында татарча җырлар һәм биюләр башкару, шулай ук шигырь укуны үз эченә алган 20 минутлык программа тәкъдим итәчәкләр. Автойөрешнең максаты — татар-башкорт халыклары дуслыгын ныгыту.

Бүген музыкантлар һәм радиостанциянең алып баручысы Башкортстан чиген үтте, биредә алар республиканың дүрт торак пунктында тукталырга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100