news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан артистлары Ульяновскида үзешчән татар театр коллективлары фестивалендә катнаша

Бари Тарханов исемендәге фестиваль-конкурста Буа, Апас районы артистлары чыгыш ясавы көтелә.

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Ульяновскида ачылачак үзешчән татар театр колллективларының Бари Тарханов исемендәге фестивалендә татарстанлылар да катнаша. Бу хакта өлкәнең Халык мәдәнитяе үзәге хәбәр итә. 
 
Милли мәдәнитяләрне торгызу һәм үстерү үзәге филиалы җитәкчесе Нурия Туркова билгеләп узганча, театраль фестиваль-конкурс 2016 елдан үткәрелә. Шул дәвер эчендә 20 дән артык спектакльдә йөзләп кеше катнашкан. Спектакльләрне биш меңнән артык тамашачы караган. 
 
"Чара татар милли сәнгатен популярлаштырырга, яшь талантларны барларга, аларны иҗади яктан үстерергә мөмкинлек бирә", - ди Нурия Туркова. 
 
2018 елда Бари Тарханов исемендәге фестиваль Бөтенроссия күләмендә уздырыла торган "Россия - этник уңайлылык" милли-мәдәни проектлар бәйгесендә диплом белән бүләкләнгән. 
 
Былтыр фестиваль ачык форматта узган һәм анда Татарстан, Чувашия үзешчән артистлары да катнашкан. Быел Татарстанның Буа һәм Апас районы үзешчәннәре катнашачак. 
 
Бүген тамашачылар "Нур" театр коллективының "Туйдан соң" спектаклен карый алачак. Спектакльләр Татар мәдәни үзәгендә 24 мартка кадәр күрсәтеләчәк. Фестивальдә 8 коллектив катнашуы көтелә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot