news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан 3 миллион тонна шикәр чөгендере үстерергә планлаштыра

Республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов алдагы ике-өч елда шикәр чөгендере үстерүгә аеруча зур игътибар биреләчәген искәртә.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Якындагы ике-өч елда Татарстан 3 миллион тонна шикәр чөгендере үстерергә планлаштыра. Бу хакта бүген республика Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Министр сөйләвенчә, быел шикәр чөгендере уңышы тулаем санаганда 2,3 миллион тонна тәшкил иткән, гектардан уртача уңыш 362,9 центнер чыккан.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, Татарстанда татлы тамыразык уңышы күбрәк була алыр иде. "Әгәр җәй айларында дым җитәрлек булса, 2,6 миллион тоннадан артык уңыш алган булыр идек. Шикәр чөгендерен үстерүгә кагылышлы планнарыбыз зурдан. Ул яхшы нәтиҗәләр бирә торган төп культураларның берсе", – дип ачыклык кертте ул.

Быел Зәй районында 500 мең тонна татлы тамыразык җыеп алынган, диде вице-премьер. "Бу – нәтиҗәле эш үрнәге. 1998 елда бөтен республика буенча 478 мең тонна чөгендер җыеп алынган. Ә бүген без бер район турында сөйлибез", – дип билгеләп үтте министр.

Буа районында 350 мең тонна шикәр чөгендере үстерелгән, Сарманда – 311 мең тонна, Тәтеш һәм Нурлат районнарында – 210 меңәр тонна. Актаныш районында мул уңыш теркәлгән – гектардан уртача уңыш 520 центнер тәшкил иткән, Тәтештә – 457 центнер, Зәйдә – 418 центнер.

"Республиканың шикәр заводлары бу культураны эшкәртүне дәвам итә. 1 миллион тоннадан артык татлы тамыразык эшкәртелгән инде. Сезон тәмамлангач 280 мең тонна шикәр җитештерелүенә өметләнәбез", – диде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100