news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан 200 гә якын куәтле трактор сатып алачак

5-7 июльдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре "Бөтенроссия кыр көне" нә Казанга җыелачак.

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ"). Бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чәчүлекләрнең торышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районнар белән видеоконференция рәвешендә алып барды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

"Киләчәк уңышның нигезе күбесенчә көзен җир эшкәртү вакытында салына”, - дип белдерде министр.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты белән килешеп, Россиядә җитештерелгән куәтле тракторлар сатып алу турында карар кабул ителгән. Техника 50/50 финанслау системасы буенча алыначак, ягъни трактор бәясенең яртысын республика бюджеты түли, калганын – хуҗалыклар үзләре. Әлеге программага 600 млн. сум акча бүленгән, бу - 200ләп трактор дигән сүз.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры район башлыкларыннан әлеге мәсьәләне контрольгә алуны сорады. Аның сүзләренчә, куәтле (300 ат көче куәтлелегендә) техника алу өчен, бу - республика хуҗалыкларына сирәк бирелә торган мөмкинлек.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, 5-7 июльдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре "Бөтенроссия кыр көне" нә Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә участокларында җыелачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot