news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә татар теле укытучыларына өстәмә түләү кертелгән

Ульяновск өлкәсендә татар теле укытучыларына өстәмә түләү кертелгән
Рәмис Сафин
Салават Камалетдинов

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин Ульяновск өлкәсе Мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгыннан татар телен укыту өчен шартлар тудыруга һәм татар теле укытучыларына өстәмә түләү кертүгә ирешкәннәрен әйтте.

Бу турыда ул кичә Казанда узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында сөйләде.

«Узган ел азагында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Ульяновск өлкәсе Мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Татар милли-мәдәни автономиясе ул килешүгә өлкә мәктәпләрендә татар телен укыту өчен шартлар тудыру турында статья кертүне сорады. Безнең министрлык озак карышса да, Татарстан министрлыгы басымы астында без сораган сигезенче статья килешүгә кертелде. Бу безгә зур мөмкинлекләр ачты», - диде Рәмис Сафин.

Килешү нигезендә өлкә министрлыгында татар теле буенча баш белгеч ставкасы булдырылган. Берничә ел элек «Педагог-остаз» категориясе булган укытучыларга ай саен 12300 сум, «Педагог-методист»ларга 6150 сум һәм «Педагог-тикшерүче»ләргә 9900 сум күләмендә өстәмә түләү кертелгән. Килешүдән соң өстәмә түләүләрне, тиешле категорияне яклаган очракта, татар теле укытучылары да ала башлаган.

«Агымдагы уку елында Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә унике меңнән артык татар баласы укый. Шуларның биш меңгә якыны татар телен дәресләрдә, факультативларда, түгәрәкләрдә өйрәнә. Җиде меңгә якын бала әле һаман да ана телен өйрәнүдән мәхрүм», - диде Рәмис Сафин. Аның сүзләренчә, милли мәгариф өлкәсендә аларга күп тырышырга кирәк әле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100