news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татар телен үстерү турында: Монда акча дип тора торган түгел

Татарстан Президенты Казан шәһәрендә татар теленең кулланылышы буенча зур үзгәрешләр күрүен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов татар телен үстерү турында: Монда акча дип тора торган түгел
Салават Камалетдинов

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында туган телнең кулланылышын киңәйтү буенча фикерләре белән уртаклашты.

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының съездына Россиянең төрле төбәкләреннән мәгариф хезмәткәрләре җыелды. Чарада татарның милли үзаңын күтәрү буенча төрле чыгышлар яңгырады. Съездда йомгаклау сүзен Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Ульяновск өлкәсендә, Чувашиядә мәктәпләр безнекеләрдән начаррак эшләми икән. Бу сезнең чыгышлардан күренә. Безнең резервлар бик зур. Комиссия (авт. - Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе) бик әйбәт эшли башлады. Марат Готыфович (авт. – Әхмәтов), сезгә зур рәхмәт. Монда акча дип тора торган түгел. Моны без эшләмәсәк, бүтән кеше эшләми», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Казан шәһәрендә татар теленең кулланылышы буенча зур үзгәрешләр күрүен әйтте. Ул бүтән районнарда да уңай эш баруын, район җитәкчеләре милли мәсьәләләр буенча аның алдында атна саен хисап тотуын белдерде.

«Без бит игътибарны татар теленә генә бирмибез, мари, чуваш, удмурт һәм башка телләрне дә укытуны таләп итәбез, чөнки һәр милләтнең үз телен беләсе килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты туган телне өйрәнүдә гаиләнең роленә зур басым ясады, гаиләдә телнең кулланышын үстерү буенча яңа проектлар тәкъдим итүне сорады.

«Әгәр гаиләдә татарча сөйләшү булмаса, мәктәптә генә туган телне сеңдерү бик авыр. Чиста татар мәктәбе булса ярый, ә атнасына ике-өч сәгать укыту гына гаиләдән башка зур нәтиҗә бирми. Телнең кирәге булмаса, аңа өйрәтү бик авыр. Бу юнәлешләрдә эшләрбез. Без булдырабыз. Булдырмаган җирләр дә бар, ләкин без тырышырбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100