Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татарча диктант” нәтиҗәләре белән килешмәүчеләргә хаталарын аңлатачаклар
“Татарча диктант” эшләре татар теле кагыйдәләренә нигезләнеп тикшерелгән.
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). “Татарча диктант” нәтиҗәләре белән килешмәүчеләргә хаталарын аңлатачаклар. Бу хакта бүген “Татар-информ” матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә КФУның Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова хәбәр итте.
“Без татар теленең орфографик, орфоэпик, синтаксик, пунктацион кагыйдәләренә нигезләнеп эшләдек. Әлеге әсәрнең (сүз Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәре турында. Т,И.) татар китап нәшриятында басылган ике басмасын карадык. Ике басма арасында да шактый аерма бар. Бу басмаларны да күрсәтә алам. Бәхәсләшергә теләүче, килешмәүче, канәгать булмаган диктант язучылар булса, без хаталарны аңлата алабыз”, - диде Әлфия Йосыпова.
Исегезгә төшерәбез, 25 октябрьдә Казанда, Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә “Татарча диктант” дип аталган акция үтте. Мәгълүм булганча, текст Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәреннән алынган иде. Бүген “Татарча диктант” нәтиҗәләре билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз