ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда VI Республика ифтарының беренче көне узды
26 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
“Ак Барс” җәйге ялдан июль уртасында чыга
«Алабуга» МИЗда Stadler компаниясенең җитештерү мәйданчыгы булдырылырга мөмкин
Чиләбедә “Акыллы Баш” интеллектуаль уены узды

Татар дөньясы

“Татарча диктант”та иң еш очраган хаталар билгеле булды

16 гыйнвар 2018, 12:27 , Фото: Султан Исхаков

“Татарча диктант”та иң еш очраган хаталар билгеле булды Диктанттагы хаталардан чыгып, аны язучының кайсы төбәктә яшәвен әйтеп була, ди оештыручылар.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). “Татар-информ” матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә КФУ доценты Гөлназ Могътәсимова “Татарча диктант”та иң еш очраган хаталар турында сөйләде.

“Орфографик хаталар арасында “ң” хәрефен, нечкәлек билгесен дөрес язмау күзәтелде. “Яшьнәп” сүзен нечкәлексез язучылар булды. Сыйфатларда чагыштыру дәрәҗәсен дөрес язмау очрагы теркәлде. Мәсәлән, “соңрак” сүзен “соңырак” дип язганнар. Иң еш очраган хата – сүзләрне аерым яки кушып язу. Мәсәлән, “киез итек” сүзе парлап та, кушып та, аерып та язылган”, - диде Гөлназ Могътәсимова.

Аның сөйләвенчә, пунктуацион хаталар да еш очраган. Аерымланган хәлләр янында өтерләр дөрес куелмаган, туры сөйләм дөрес формалаштырылмаган, кушма җөмләдә ике җөмлә чиге дөрес аерылмаган, ягъни баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасында тыныш билгеләре дөрес куелмаган.

“Иң күп хаталы сүзләр арасында “чәкчәк” һәм “Сабантуй” яки “Сабан туе” (алар төрле вариантта языла) сүзләре очрады. Аерымланган хәлләрдә хата күп булды”, - дип белдерде Гөлназ Могътәсимова. Сүз ахырында “й” хәрефен куймау, “да”, “дә” кисәкчәләрен кушып язу, “һ” белән “х” хәрефләрен бутау булган. Кайберәүләр эндәш сүздән соң өтер, тиңдәш кисәкләр арасында өтер, тойгылы җөмләдә өндәү куярга оныткан.

КФУның Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова сүзләренчә, диктантта җибәрелгән хаталарга карап, диктант язучының кайсы төбәктә яшәвен аерып була. “Мәсәлән, Татарстанда яшәп, татар мәктәбендә укыган катнашучыларның белемнәре, әлбәттә, әйбәт. Башка төбәкләрдә, әйтик, Себердә яшәүчеләрнең телләрендә җирле үзенчәлекләр чагылыш тапкан. Шуны да әйтергә кирәк, диктант төрле графикада язылды. Казахстанның Семей шәһәрендә язылган диктант – гарәп графикасында, Канадада язылганы латин графикасында иде. Без аларны тикшердек, бәяләдек”, - диде Әлфия Йосыпова.

“Гомумән алганда, күбесенең мәктәп программасында үзләштерелгән кагыйдәләрне дөрес кулланулары, дөрес язулары куанычлы булды”, - ди Гөлназ Могътәсимова. Аның сүзләренчә, татар телен ныгыту өчен китаплар укырга һәм игътибарлырак булырга кирәк. “Диктант язучылар арасында пенсия яшендәгеләр дә бар иде. Ә иң яшь катнашучы – 3 сыйныф укучысы булды”, - ди ул.

“Татар-информ” хәбәрчесенең “Хаталар өстендә эш булачакмы?” дигән соравына: “Бу акция белән шөгыльләнә башлагач, «Тотальный диктант” сайтларына кереп карадык, аларны өйрәндек. Анда ел дәвамында хаталар өстендә бик зур эш алып барыла. Ләкин бу проект белән зур оешма шөгыльләнә. Бу - аларның төп эше. Киләчәктә бу акцияне бөтен татар дөньясына җәелдерергә телибез. Шул вакытта хаталар өстендә эшләү юнәлешенә дә басым ясарга кирәк, дип уйлыйм. Барлык кеше дә биредә әйтелгән типик хаталарны ишетми калырга мөмкин, ә, икенчедән, кеше сайттан үзенең билгесен генә карый ала, хаталарын күрми. Шуңа күрә хатаны төзәтеп, грамоталы язу өчен хаталар өстендә эш булырга тиеш”, - дип җавап бирде Әлфия Йосыпова.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10