news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарча диктант» катнашучылары: Әдәбиятны укып үскән кешегә диктант язу авыр түгел

«Акция телне таныту һәм телнең проблемаларына игътибарны арттыру өчен дә әһәмиятле булып тора», — диде КФУ профессоры Гөлшат Галиуллина.

«Татарча диктант» катнашучылары: Әдәбиятны укып үскән кешегә диктант язу авыр түгел
Динар Фатыйхов

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татарча диктант» акциясе быел алтынчы тапкыр оештырылды. Татар әдәбиятын укып үскән катнашучылар диктантны язу авыр түгел дип белдерде.

«Хаталарым була, әмма бик күп түгел. Мин татар әдәбиятында тәрбияләнеп үстем, мәктәптә, педагогика көллиятендә татарча белем алдым. Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай, Габдрахман Әпсәләмовларны укып үскән кешегә татарча диктант язу бер дә авыр түгел», — диде Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим «Татарча диктант» акциясен өйдә утырып та, самолетта очканда да язу мөмкинлеге булуын әйтте. «diktant.tatar сайтында татар клавиатурасында татар шрифты белән язарга кирәк. „Татарча диктант“ акциясе китапханә, мәдәният үзәге, Иҗтимагый палата, Казан мэриясе, мәктәпләрдә оештырылды», — диде ул.

«Татарча диктант» — тел бәйрәме. Бөтен дөнья татарча диктант яза. Бу акция телне таныту һәм телнең проблемаларына игътибарны арттыру өчен дә әһәмиятле булып тора. Диктантта төрле милләт кешеләре катнаша. Тел белгече буларак, мин татар теле үсеше тенденцияләрен, үзгәрешләрен күзәтәм. Бу күренеш язма телдә дә чагыла», — диде КФУ профессоры Гөлшат Галиуллина.

Аның әйтүенчә, диктант язарга төрле яшьтәге, төрле милләт кешеләре килә. «Беркайчан да диктор булганым булмады, аудиториянең мохитен, темпын тоярга тырыштым», — диде татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина.

Каллиграф, Төркия университеты студенты Айзат Минһаҗев диктантны гарәп имлясында язган. «Кириллица, латин һәм рун графикаларында язганым булды. Быел гарәп имлясын сайладым. Гарәп имлясында язарга күнеккән мин, кыенлыклар тумады. Кагыйдәләрен беләм. Сеңлем һәм берничә дустым латин имлясында язды», — диде ул.

Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити» белем бирү оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова акциядә беренче тапкыр катнашкан. «Диктантларны мәктәптә укыганда еш яздым. Бу чара миңа бик ошый, ел саен килергә тырышачакмын. Текстлар бик матур, мәгънәле. Үзе бер күрешү, аралашу булды. Күтәренке кәефтә булдым», — диде ул.

Акция татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән.

Быел акция алтынчы тапкыр уза. Ул ел саен берьюлы Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Чарада һәр теләгән кеше бушлай катнаша ала.

Татарстан һәм Башкортстан республикалары өчен — 10 сентябрь, Россия Федерациясе төбәкләре өчен — 11 сентябрь, чит илләр өчен — 12 сентябрь диктант язуның төп көне итеп билгеләнгән. Төп мәйданчык - КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үтте. Диктантны КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100