news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Динә Гәрәева «Татарча диктант»ка әзерләнер өчен яраткан татар авторларын укыган

«Барс-рекордс» директоры Габдулла Тукай, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Зөлфәт Хәким әсәрләрен укуын әйтте.

Динә Гәрәева «Татарча диктант»ка әзерләнер өчен яраткан татар авторларын укыган
Зилә Мөбәрәшина

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Барс-рекордс» компаниясенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева «Татарча диктант» акциясенә әзерләнер өчен көн саен татар әдәбияты әсәрләрен укуын әйтте. Ул Габдулла Тукай, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Зөлфәт Хәким әсәрләрен яратып укуын сөйләде.

«Мин татар гимназиясен тәмамладым, барлык фәннәрне дә татар телендә укыдым. Көн саен бер-ике бит булса да, татар әсәрләрен укырга тырышам, татар китаплары минем китапханәдә бихисап. Кол Галидән башлап, бик күп авторларны әйтеп үтә алам», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә диктанттан соң.

Динә Гәрәева «Татарча диктант»та беренче тапкыр катнашкан. «Бик кирәкле чара. „Татарча диктант“ кебек акцияләр күбрәк булса, без татар халкы мохите өчен тагын да файдалырак әйберләр эшләр идек. Татар телендә сөйләшү мода булып калачак», — диде ул.

«Татарча диктант»та алга таба да катнашырга уйлыйм. Бүген тәкъдим ителгән Гомәр Бәширов әсәреннән өзек миңа ошады, ул бүгенге көнгә туры килеп тора», — диде Динә Гәрәева.

Быел акция алтынчы тапкыр уза. Ул ел саен берьюлы Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Чарада һәр теләгән кеше бушлай катнаша ала.

Татарстан һәм Башкортстан республикалары өчен — 10 сентябрь, Россия Федерациясе төбәкләре өчен — 11 сентябрь, чит илләр өчен — 12 сентябрь диктант язуның төп көне итеп билгеләнгән. Төп мәйданчык - КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үтте. Диктантны КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100