news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарча диктант акциясе быел Россиянең 42 төбәгендә һәм 22 чит илдә узар дип ниятләнә

Акциядә катнашучы төбәкләр һәм чит илләр саны кимегән.

Татарча диктант акциясе быел Россиянең 42 төбәгендә һәм 22 чит илдә узар дип ниятләнә
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Быел татарча диктантны Татарстаннан тыш Россиянең 41 төбәгендә һәм 22 чит илдә язарлар дип ниятләнә. Бу хакта оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, Яшьләр эшләре буенча министрлык, Казан федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тараткан хәбәрдә әйтелә.

Быел «Татарча диктант», инде хәбәр иткәнебезчә, 13, 14, 15 октябрьдә узачак. Акциянең максаты – татар телен белү дәрәҗәсен арттыру, диелә. Диктантны язуда теләгән һәркем катнаша ала. Диктант нәтиҗәләре рәсми сайтта бер айдан да соңга калмыйча билгеле булачак.

Диктант яздыру ниятләнгән төбәкләр: Татарстан, Башкортстан, Бурятия, Саха (Якутия), Коми, Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Марий Эл, Дагыстан республикалары, ХМАО-Югра, Мәскәү, Петербург, Байкал аръягы, Красноярск, Краснодар, Ставрополь, Пермь крайлары, Әстерхан өлкәсе, Владимир, Волгоград, Иваново, Иркутск, Калининград, Кемерово, Киров, Курган, Мәскәү, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Пенза, Ростов, Самара, Саратов, Сахалин, Свердловск, Томск, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Ярославль өлкәләре.

Диктант уздыру нияләнгән чит илләр: Австралия, Австрия, Азәрбәйҗан, Бөек Британия, Болгария, Венгрия, Германия, Италия, Казахстан, Кипр, Канада, Кытай, Кыргызстан, Латвия, Яңа Зеландия, Литва, Берләшкән Гарәп әмирлекләре, АКШ, Төркия, Швеция, Үзбәкстан, Эстония.

Оештыручылар мәгълүматлары буенча, катнашучылар динамикасы түбәндәгечә:

2016 елда «Татарча диктант» беренче тапкыр уза, Россиянең 9 төбәге, 3 чит ил катнаша, барлыгы 600 кеше.

2017 – Россинең 20 төбәгеннән, 9 чит илдән 4000 кеше.

2018 – Россиянең 35 төбәгеннән, 18 чит илдән 10000 кеше.

2019 – Россиянең 47 төбәгеннән, 22 чит илдән 85 мең кеше.

2020 – төбәкләр, илләр турында мәгълүмат юк, барылгы 378 875 кеше.

2021 – Россиянең 74 төбәгеннән һәм 34 чит илдән 1 миллион кеше.

2022 – Россиянең 74 төбәгеннән һәм 31 чит илдән 1 106 827 кеше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100