news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе октябрьдә узачак

Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе октябрьдә узачак
Фото: © "Татар-информ"

13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» акциясе узачак. Акциядә һәр кеше катнаша ала. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Татарча диктант акциясенең асылы ‒ Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант», диелә хәбәрдә.

Быел татарча диктант сигезенче тапкыр оештырыла. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Узган елны 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды.

Диктантны кәгазьдә яки турыдан туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен сайтта «катнашучы» буларак теркәлү узарга кирәк. Билгеле көнне шәхси кабинетка кереп, текстны тыңлап, диктант яза аласыз. Диктантны гадәти рәвештә язарга теләсәгез, язу мәйданчыкларына килә аласыз. Мәйданчыкны табу өчен сайттагы картаны ачасыз һәм үзегезгә уңайлы булган ноктаны эзлисез. Диктантның көне, вакыты картада (табылган мәйданчык янында) языла, ди оештыручылар.

Әлеге акциянең оештыручысы итеп билгеләнгән кешегә diktant.tatar сайтында 5 октябрьгә кадәр теркәлергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100